Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия балалар белән "Җәрәхәтләр. Беренче ярдәм" дигән темага "Медицина сәгате" үткәрде.
Чираттагы дәрестә ул җәрәхәтләр турында беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнлеге турында сөйләде. Җәрәхәтләнгән урында авырту, хәрәкәтләр вакытында буыннарда шешү, авырту тоела, җәрәхәтләнгән урында зәңгәр төскә керүе барлыкка килә. Беренче өч көндә җәрәхәтләнгән урынга салкын, аннары җылылык кулланырга мөмкин: җылыту компрессы. Йомшак тукыма белэн тыгыз итеп бинтлап куярга .
Балалар игътибар белән тыңладылар һәм сорауларга җавап биреп актив катнаштылар.