Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган чаралар планы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” реабилитация үзәгендә белгечләр советы уздырылды.
Комплекслы реабилитация буенча белгеч Дания Хәсән кызы Йосупова «Антон монда янәшәдә» хәйрия фондының эш юнәлешләре белән таныштырды. Белгечләрнең команда эше, тәртип терапиясе һәм ата-аналарны аутист балалар белән аралашуның нәтиҗәле ысулларына өйрәтүдә психосоциаль чараларны куллану - аралашудагы кыенлыкларны йомшарта һәм тормыш сыйфатын яхшырта алачагын ассызыклады.