Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне кысаларында "Без бергә" рәсем конкурсы.
Дәрес башында балалар безнең арада ярдәмгә, яклауга, ихтирамга, игелеккә мохтаҗ кешеләр барлыгын белделәр. Һәрбер кеше үзенең яхшы сыйфатларын бәяләр өчен дус булырга тиеш, дип сөйләделәр.
Дәрес ахырында балалар башкаларга карата игелеклерәк, игътибарлырак булырга кирәклеген аңладылар.
Чөнки игелек - ялгызлыктан һәм җан яраларыннан коткара.