Интеллектуаль уен: "Әдәбият белгечләре»

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

6 апрельдә Кукмара район Үзәк китапханәсе хезмәткәре Пахомова В. Г. 3 нче урта мәктәпнең 8 в сыйныфы укучылары өчен, (сыйныф җитәкчесе Галимова Р.В.), Пушкин картасы проекты кысаларында интеллектуаль уен үткәрде. Уен формасында балаларга язучыларның портретларын, әсәрнең исемен һәм аның авторын фаразларга, тасвирлама буенча әсәр геройларын танып белергә, бирелгән өзекләрдән шигырьләрне искә төшерергә, кроссворд чишәргә, пазл җыярга кирәк иде. Уен ахырында командалар җиңүче һәм катнашучы дипломнары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International