«Витаминнар илендә кунакта» конкурс – уен программасы

2023 елның 7 апреле, җомга

7 апрельдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Ләйсән Әхмәтова Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 1б сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Витаминнар илендә кунакта» конкурс – уен программасын үткәрде. Ул балаларны «витаминнар» төшенчәсе белән таныштырды, витаминнарның барлыкка килү тарихы, аларның төрләре, нинди ризыкларда булуы һәм аларның кеше сәламәтлеге өчен мөһимлеге турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International