7 апрель көнне Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә «Тарихта без эзлебез» фестиваленең зональ этабы узды. Бүген анда республиканың җиде районыннан күп буынлы гаиләләр җыелды.
Кукмара районын Каенсар авылыннан Ахметовлар гаиләсе тәкъдим итте. Аларның чыгышы удмурт милли стилендә узды.