"Экояз 2023" республика экологик икеайлык кысаларында "Чулпан" 2-нче балалар бакчасының өлкән төркем балалары 6-нчы апрельдә "Донья чиста минем һәм барысы да миннэн тора!" акциясендә катнаштылар." Балалар "Туеш" чишмәсе янындагы чүп-чарны чистарттылар. Акция барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган якка мәхәббәт һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнә. Без барыгызны да булышырга һәм шимбә көннәрендә, шәһәребезне җыештыруда катнашырга чакырабыз!