«Китапханәдә кунакта» китапханә дәресе

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

11 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицейның 1в сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина китапханә буенча экскурсия һәм «Китапханәдә кунакта» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International