2023нче елның 10 апрелендә Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназиясе базасында “Татар малае-2023”, “Татар кызы-2023” бәйгеләренең финалы булды. Финалга 6 кыз, 3 малай сайлап алынган иде. Бәйгенең программасы буенча катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, бишек җыры башкардылар, татар халкының милли уеннарын күрсәттеләр, кызлар брошки бизәде, малайлар читек бизәделәр, “Ак калфак”ның Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина әзерләгән сорайларга җаваплар бирделәр. “Татар кызы-2023” статусына Кукмара шәһәренең 1нче гимназиясе укучысы Саттарова Җәннәт ия булды. “Татар малае-2023” статусын 1нче гимназия укучысы Гыйлфанов Даниил алды. Калган катнашучылар номинациядә җиңүче булдылар. Барлык катнашучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз.