Апрель аенда бөтен дөньяда истәлекле дата - Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү «Милосердие» үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән «Йөрәк хәтере» темасына стена газетасы төзелде.
Эш өчен төрле илләр территориясендә эшләгән концлагерьлар турында шигырьләр, фотолар, рәсемнәр, тарихи фактлар сайлап алынды. Бу материаллардан балалар фашистларның ни өчен концлагерьлар төзүләре, тоткыннарның нинди кешелексез шартларда яшәүләре турында беләләр.
Бу тема буенча фикер алышканда, балалар хәтер безгә җирдәге тынычлыкның нинди бәягә яулап алынганын аңларга ярдәм итәчәк дигән уртак теләк белдерделәр!