10 апрельдә Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д. «Тылсым» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Чернобыль-безнең авыру» дигән тематик сәгать үткәрде. Чара башында Лилия Дамировна кешелек өчен иң куркыныч экологик катастрофаларның берсе турында сөйләде. Анда катнашучылар фаҗига масштаблары, радиация аркасында барлыкка килгән төрле авырулар, экологик катастрофа нәтиҗәләре, радиация йоктыруга каршы көрәш чаралары турында белделәр. Чара ахырында документаль фильм карадылар.