«Галәмгә сәяхәт» танып белү сәгате

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

12 апрель - космонавтика көнендә - С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Ләйсән» балалар бакчасының урта төркеме балалары өчен Фирдания Закирова «Галәмгә сәяхәт» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Балалар китапханә белән, төрле хезмәт күрсәтү зоналары, китап күргәзмәләре, галәмне үзләштерү тарихы, танылган этләр Лайка, Белка, Стрелка, беренче космонавт Юрий Гагарин, галәм, йолдызлар һәм планеталар турында китаплар белән танышты. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International