Бүген 12 апрельдә С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М. Булатова исемендәге күппрофильле лицейның 1г сыйныф укучылары кунакта булдылар. Рәмзия Гарифуллина экскурсия һәм «Китаплар илендә» дигән дәрес үткәрде. Балалар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт итте: китапларны куллануның төп кагыйдәләре белән танышты. «Абонемент», «уку залы», «формуляр» нәрсә икәнен, һәр китапның үз урынында торуын һәм китапханәдә аларның нинди тәртип буенча урнашуын белде. Балалар табышмаклар чиште, төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты. Чара абонементта дәвам итте, өйдә уку өчен китаплар бирелде.