Өлкән һәм кече яшь төркемнәрендә 25 команда катнашты.
«Ялкын» яшүсмерләр клубы һәм Зур Кукмара урта мәктәбе базаларында районкүләм «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары узды.
«Галактика» балалар иҗаты үзәге директоры Лира Усманова сүзләренчә, өлкән һәм кече яшь төркемнәрендә 25 команда катнашкан. 250дән артык бала беренче медицина ярдәме күрсәтү, тигез сафларда атлау, төгәл итеп ату, автоматны сүтеп-җыю, йөгерү, гомуми гаскәр саклану комплектын кию һәм башка сынауларны үтте.

Бәйге этапларын егетләр белән беррәттән кызлар да җиңел уза.
«“Аҗаган”да беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Ярышларга бер айга якын тырышып әзерләндек. Автоматны сүтү-җыюда иң мөһиме - даими күнегүләр һәм өйрәнү», - ди Нырты урта мәктәбе укучысы Динә Бикмөхәммәтова.
Кече яшь төркемендә җиңү яулаучылар:
Өлкәннәр төркемендә җиңү яулаучылар:
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/zarnica-1681212036