12 апрель көнне район мәдәният йортында Бөтендөнья космонавтика Көненә багышланган тематик чара узды. Кичә барышында тамашачыны космоска очу һәм өйрәнү тарихы белән таныштырдылар. Мәгълүмати чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәдә "Идель" бию ансамбле, "Сердәш" җыр ансамбле һәм аерым башкаручылар чыгыш ясадылар.