Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Космос чакыра!» исемле кул эшләре һәм рәсем конкурсы булды.
Чараның максаты - балаларның космос турында белемнәрен ныгыту, үз илләренең бөек казанышлары өчен горурлык хисе тәрбияләү иде.
Дәрес башында тәрбияләнүчеләр космоска очу тарихы һәм беренче космонавтның биографиясе турында фикер алыштылар. Балалар космонавт булу җиңел түгеллеген белделәр. Моның өчен көчле, чыдам, максатчан булырга, яхшы укырга кирәк икәнен аңладылар.
Аннары тәрбияләнүчеләр иҗади эшкә керештеләр. Мавыктыргыч эш барышында балалар үзләренең кул эшләре һәм рәсемнәрендә тарихи вакыйгага үз карашларын күрсәттеләр.
Дәрес ахырында кечкенә вернисаж оештырдылар һәм бергәләп космос турында рәсемнәр һәм кул эшләре эчтәлеге турында фикер алыштылар.