12 апрель Космонавтика көне уңаеннан Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен «Космос белгечләре» дигән интеллектуаль викторина үткәрелде.
Балалар викторина барышында сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, планета сурәте төшерелгән махсус рәсемнәр җыйдылар, геометриик фигуралардан космик корабльләр төзеделәр. Көчле фикер алышулар, тиз җаваплар, фаразлар һәм версияләр – болар барысы да эзләү һәм иҗат атмосферасын тудырды.
Дәрес ахырында викторинада катнашучылар космос турында белемнәрен видеоматериаллар белән ныгыттылар.
Балалар космос, Кояш системасы планеталары, шул исәптән Җир планетасы турында күпнәрсә белделәр. Безнең өчен Җир-иң мөһиме, иң матуры, чөнки ул безнең йортыбыз. Шуңа күрә балаларны җирне яратырга һәм сакларга өйрәтү бик мөһим