«Гаҗәеп галәм» танып белү сәгате

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрельдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Рәмзия Гарифуллина Иске Юмья урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Гаҗәеп галәм» дигән танып белү сәгате үткәрде. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы, космонавтика үсеше тарихы,  беренче очучылар турында белде, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, пазл җыйды. Чара китапларны күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International