«Китап белән дөнья яктырак» китапханә дәресе

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4 нче номерлы мәктәпнең 1б сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина китапханә буенча экскурсия һәм «Китап белән дөнья яктырак» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International