«13 апрель – меценат һәм хәйрияче көне»дигән темага белем бирү әңгәмәсе үткәрелде.

2023 елның 14 апреле, җомга

Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «13 апрель – меценат һәм хәйрияче көне»дигән темага белем бирү әңгәмәсе үткәрелде.

         Дәреснең максаты - башкаларның бәла-казаларына карата кызгану хисе тәрбияләү, кешеләргә ярдәм итәргә әзерлек иде.

       Дәрес башында тәрбияләнүчеләр Россиядә хәйриячелек һәм меценатлык барлыкка килү тарихын, күпләргә  үрнәк  булган танылган кешеләр язмышы турында белделәр.

       Аннары тәрбияләнүчеләргә «Тылсымлы яхшылык чәчәге», «Сезнең кулларыгыз» уеннары тәкъдим ителде, аларда балалар киләчәктә күрсәтә алырлык игелекле эшләренең  вариантларын язарга тиеш иде.

       Дәрес ахырында балалар коллектив рәвештә «Хәйрия адресатлары» схемасын тутырдылар, «Без кемгә хәйриячелек күрсәтә алабыз? ",- дигән сорауга җавап бирделәр. Схеманы тутыру барышында тәрбияләнүчеләр һәрбер кеше тормышының төп кыйммәте шәфкатьлелектә һәм гаделлектә, якыннары турында кайгыртуда һәм мохтаҗларга ярдәм итүдә икәнен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International