Кукмарада Җиңү көненә бәйрәм программасы билгеле

2023 елның 3 мае, чәршәмбе

Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8дә башлана.

08.00-08.30 сәгатьләрдә – шәһәрнең «Хәтер» паркы, киез итек-киез комбинаты янындагы сквер, рус зираты янындагы мемориаль һәйкәлләргә венок кую, чәчәкләр салу.

09.00 сәгатьтә – театральләштерелгән йөреш, колоннаның Ленин урамы буенча Комсомол мәйданына баруы.

10.00-11.00 сәгатьләрдә – Комсомол мәйданында «Чәчәк атучы май ил буенча атлый» дигән театральләштерелгән митинг.

11.00-12.00 сәгатьләрдә – иң яхшы балалар коллективларының концерты.

14.00 сәгатьтән – шәһәрнең Ленин (14.00), Эшчеләр тыкрыгы (14.30),  Майский тыкрыгы-Ворошилов (15.00), Гафиятуллин (15.30)  урамнарында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган «Һәр ишегалдына Җиңү көне» акциясе, агитбригада концертлары. 

18.00 сәгатьтә – Комсомол мәйданында «Җиңү вальсы» акциясе.

19.00 сәгатьтә – «Җиңү яшь килеш кала» дип исемләнгән бәйрәм концерты. 

09.00-12.00, 18.00-22.00 сәгатьләрдә фуд-корт (туклану) зонасы эшләячәк. 

22.00-23.00 сәгатьләрдә – бәйрәм дискотекасы.

09.00-12.00 сәгатьләрдә сугыш еллары/армия кухнясы привалын чагылдырган реконструкция урын алачак, фотозона эшләячәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/kukmarada-inu-konena-bairam-programmasy-bilgele

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International