Хәтер кичәсе: «Утлы еллар поэзиясе»

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

4 нче май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен Бөек җиңү көне уңаеннан, Татарстанның фронтовик язучылары иҗатына багышланган “Утлы еллар поэзиясе” дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрде. Чара барышында китапханәче ял итүчеләрне язучы фронтовикларның иҗаты, сугышчан юлы белән таныштырып үтте.Ял итүче пенсионерлар бик теләп, герой-шагыйрь Муса Җәлил,А.Алиш, Ф.Кәримнен шигырьләрен укыдылар.Чара ахырында китапханәче барлык дәваланучы пенсионерларга “Георгий тасмасы” өләшеп чыкты, әлеге бүләкне тагып барысы бергә истәлекле фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International