«Күз янганда беренче ярдәм» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.

2023 елның 5 мае, җомга

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы Шакирҗанова Гөлчәчәк Илдаровна балалар белән «күз янганда беренче ярдәм» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.

Балаларга күз януының нәрсә икәнен аңлатырга мөмкин иде.

Күз яну-иң авыр җәрәхәтләрнең берсе. Алар көнкүрештә һәм җитештерүдә төрле сәбәпләрдән барлыкка килергә мөмкин: югары температура тәэсиреннән; нурлы энергиядән, күзгә кислота, щелочлар, көнкүреш химиясе препаратлары (кир юу порошоклары, туши, буяулар) эләгү нәтиҗәсендә.

Характерлы симптомнар булып яктылыктан курку, күз авыртуы, күз кабаклары спазмы, конъюнктиваның шешүе һәм кызарвы, мөгезкатлауның шешүе һәм кызарвы, күрүнең кимүе тора.

Күзләрне термик зарарлаганда салкын мул су агымы, салкын чәй төнәтмәсе белән суытырга кирәк. Зарарланган күзгә салкын су сибү.

Балалар мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм медицина хезмәткәренең сорауларына җавап биреп актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International