Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «5 май – Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне»дигән танып белү әңгәмәсе үткәрелде.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр кешеләр һәм җәмгыятьнең көчсез, авыру һәм хәлсезләнгәннәр турында кайгыртырга тиешлеген белделәр. Һәрберебез мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга тиеш. Төрле хәлләр һәм аларны хәл итүнең төрле юллары китерелгән. Тәрбияләнүчеләр теге яки бу ситуациядә үз фикерләрен һәм карарларын әйтергә тиеш булганнар.
Балалар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең күбесе гаҗәеп кешеләр икәнен белделәр. Аларның батырлыгы һәм ихтыяр көче белән сокланып кына була. Авырлыкларга карамастан, алар яши генә түгел, ә актив тормыш алып бара, иҗат, спорт һәм башка төрле эшчәнлек белән шөгыльләнә.