Кукмара районында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар хокуклары өчен Халыкара көрәш көне кысаларында ата - аналар өчен «Без барыбыз да төрле, әмма хокукларыбыз тигез» дигән консультация үткәрелде.
Консультация барышында социаль эш буенча белгеч ата - аналарны РФ Конституциясе, Бала хокуклары турында Конвенция белән таныштырды. Конституция нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр илнең барлык гражданнары белән тигез хокуклы дип сөйләде. Алар үз фикерләрен иркен белдерергә, үсәргә, укырга, төрле түгәрәкләргә йөрергә хокуклы. Алар шулай ук махсус кайгыртучанлык һәм белем алырга хокуклы, бу аларга үсәргә һәм тулы һәм лаеклы тормыш алып барырга ярдәм итәчәк. Консультация тәмамлангач, ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.