Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Абдуләхәтова Фәйрүзә Габделхәй кызы социаль хезмәт алучылар өчен Террорчылыкка каршы юнәлештәге мультфильмнар карауны оештырган.
Әлеге чараның максаты тәрбияләнүчеләрдә террорчылык турында күзаллау формалаштыру иде. Роликлардан балалар террорчылык актларының төрләре (кешеләрне тоткынлыкка алу, пассажирлар белән бергә транспорт чараларын куып алып китү, шартлату) һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.
Видеороликларны караганнан соң балалар актив рәвештә каралган сюжетлар турында фикер алыштылар, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы сорауларга җавап бирделәр.