Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Җиңү тәрәзәләре» акциясе узды.
Акциядә реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләре катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт йөзеннән күп кенә балалар тәрәзәләргә буяулар белән рәсем ясаганнар, трафаретлар кулланып, ак һәм төсле кәгазьдән Җиңү символларын кисеп чыгарганнар. Тәрәзәләрдә Ак торналар һәм күгәрченнәр, Мәңгелек ут, Георгий тасмалары, ветераннарга рәхмәт сүзләре пәйда булды.
Рәхмәт сезгә, әтиләр һәм бабайлар,
Рәхмәт, абыйлар һәм уллар
Җиңү көненә бүләк өчен,
Бөтен илнең төп бәйрәме өчен!