С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында «Агач утырт» акциясен үткәрде. Акциядә «Росинка» экологик клубы әгъзалары катнашты. Китапханә территориясендә агачлар утыртылды. Агач утырту - җирдә үз эзеңне калдыру өчен искиткеч мөмкинлек. Безнең агачлар үсеп, кешеләргә шатлык китерсен.