"Яшел куллар" командасы, "Эквест" Республика экологик конкурсында катнашу кысаларында, #Эковесна республика акциясе кысаларында, балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен интеллектуаль уен үткәрде.
2 команда экология өлкәсендә белемнәрен күрсәтеп, бер-берсе белән ярышты. Уен бик җанлы узды, балалар биремнәрне кызыксынып үтәделәр, шуның белән тормышта кулланылачак булган белемнәрен ныгыттылар.