12 май көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Фирдания Закирова “Гөрләвек” балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен “Китап шәһәренә сәяхәт” дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханәгә язылу, китапны сайлау, абонементта һәм уку залында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Балалар төрле уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты, әдәби геройлар турындагы табышмакларны чиште, мультфильм карады.