Реабилитация курсын үтүче балалар һәм аларның әти - әниләре өчен Халыкара гаилә көненә багышланган конкурс - караоке уздырылды.
Максат: танып белү активлыгын үстерү; балаларда үз гаиләсенә карата мәхәббәт хисе формалаштыру; коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
Балалар һәм ата-аналарның уртак шөгыльләре узара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә. Балалар һәм ата - аналар яраткан мультиклардан җырларны искә төшерделәр: «Улыбка», «Голубой вагон», «Песенка мамонтенка» һәм дуслык, тугрылык һәм туганнарга мәхәббәт турында башка балалар җырларын башкардылар.