Әлеге изге эш “Буыннар бәйләнеше бакчасы” бөтенроссия акциясе кысаларында башкарылды.
“Буыннар бәйләнеше бакчасы” бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәрнең Мирсәй Әмир урамы башындагы территориягә 25 төп алмагач, 5 кара миләш үсентесе утыртылды.
Агач утыртуда район башлыгы Сергей Димитриев, ветераннар, “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре, Манзарас мәктәбенең яшьармиячеләре, “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасы егет-кызлары, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, укытучылар, әти-әниләр катнашты.
Район башлыгы Сергей Димитриев сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кадәр дүрт мең төп агач үсентесе утыртылган. “Алдагы елларда аларның саны тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм. Балалар, әти-әниләр, ветераннар белән бергәләп агач утырту – ул үзе бер тарих. Берничә елдан биредә бик матур алма бакчасы булыр дип ышанам. Агачлар тернәкләнеп китсеннәр өчен аларны тәрбияләп торырга, сулар сибәргә кирәк булачак”, - диде ул.
“Акциягә без, ветераннар да, теләп кушылдык. Мин бирегә иптәшем Азат белән килдем. Балалар белән бергәләп без дә агач үсентеләре утырттык һәм тирә-юньне яшелләндерүгә үз өлешебезне керттек”, - диде Әлфинур ханым Сабитова.
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarda-almagac-bakcasyna-berence-agaclar-utyrtyldy