16 майда Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе В.Г. Пахомова “НАЗ” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында “Традицияләр- тере җеп” дип аталган тематик сәгать үткәрде. Чарада катнашучылар халык бәйрәмнәрен, халык бәйрәмнәре белән бәйле гореф-гадәтләрне һәм йолаларны искә төшерделәр. Халык һөнәрләре турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, конкурсларда катнаштылар.