“Сергей Михалков - кызларга һәм малайларга”

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

17 майда С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе “Гөрләвек” балалар бакчасы белән берлектә “Сергей Михалков - кызларга һәм малайларга” дигән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Балалар шагыйрьнең шаян һәм гыйбрәтле шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Конкурста катнашучы балаларга грамоталар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International