24 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган сәламәтлек дәресе «Сәламәт сулыш» дип исемләнгән дәрес-кисәтү үткәрде. Укучылар тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән танышты, тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре турында белде. Чара тәмәке тартуны профилактикалау буенча китаплар күзәтү белән тәмамланды.