«Тәрбияле булу серләре» әдәби сәгать

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

24 майда С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәчесе  Ләйсән Әхмәтова Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 1б сыйныф укучылары өчен балалар язучысы, шагыйрә Валентина Осееваның тормышына һәм иҗатына багышланган «Тәрбияле булу серләре» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул балаларга Осееваның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, «Зәңгәр яфраклар», «Тылсымлы сүзләр», «Өч иптәш», «Печенье» хикәяләрен укыды һәм китап геройларының гамәлләре турында фикер алышу үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International