КВИЗ-уен: «Яшьләр берлеге»

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

27 октябрь көнне үзәк китапханәдә, “Современница” клубында катнашучылар өчен, комсомолның тууына 105 ел тулу уңаеннан, КВИЗ-уен үткәрелде. Катнашучылар, ике командага бүленеп, баллар җыйды. Уен 4 турдан тора: «Графический», «Логический», «Музыкальный», «Капитаннар Конкурсы», аларда тарихи вакыйгалар һәм даталар, әдәби әсәрләр һәм комсомол турындагы җырлар искә алына. Чарага «Комсомол: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Анда комсомол тарихы, комсомол оешмасы эшчәнлеге һәм аның яшьләрне тәрбияләүдәге роле, Ленин яшьләр берлегенең бүләкләре, шулай ук комсомолецлар турында язылган сәнгать китаплары урын алган иде. Чараны "Современница" клубы җитәкчесе Пахомова В.Г. үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International