30 октябрьдә Президент грантлары фонды проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Фирдания Закирова һәм Ләйсән Әхмәтова физик мөмкинлекләре чикләнгән Шәяхмәтов Нәфиснең өендә булып кайтты. Алар баланы яңа китаплар белән таныштырды, кечкенә хикәяләр укыды. Китапханәчеләр Нәфисне бармакка кия торган курчаклар белән таныштырды, курчакларны бармакка дөрес итеп кияргә, алар белән эш итәргә өйрәтте. Л.Н.Толстойның «Өч аю» әкиятен рольләргә бүлеп уйнадылар. Аралашу дусларча узды.