31 октябрьдә - көзге каникул көннәрендә - Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия яны лагеренда ял итүче балалар С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Экологик мохит» дигән интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар табигать, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында төрле сорауларга җавап бирде, үзләренең белемнәрен тикшерде, табышмакларга җавап бирде, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Чара китапларга күзәтү һәм табигать турында видеоклип карау белән тәмамланды.