«Ушинский китапларын укыйбыз» әдәби сәгать

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Педагог һәм остаз елы кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Гарифуллина Рәмзия Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия яны лагеренда ял итүче балалар өчен «Ушинский китапларын укыйбыз» дигән әдәби сәгать үткәрде. Балалар Константин Ушинскийның кыскача биографиясе, иҗаты белән танышты. Укучылар «Васька», «Мышки», «Жалобы зайки» исемле гыйбрәтле хикәяләрен укыды, геройларның гамәлләре һәм тәртибе турында фикер алышты. Чара ахырында алар К.Ушинский әкиятенә нигезләнеп төшерелгән «Вареный топор» мультфильмын карады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International