8 нче ноябрь көнне үзәк балалар китапханәсендә С.В. Михалков исемендәге Село-Чура урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары кунакта булды. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия китапханә буенча экскурсия һәм балалар язучысы Николай Носовның тууына 115 ел тулуга багышланган «Иң күңелле язучы» дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга Николай Носовның тормыш юлы, аның ничек итеп язучы булып китүе турында сөйләде. Укучылар авторның намуслы, дөрес, кыю булырга өйрәтә торган китаплары белән танышты, мәгънәгә ия күңелле шигырьләрен укыды, яраткан геройларының рәсемнәрен ясады. Чара Носовның «Живая шляпа», «Огурцы» әсәрләре буенча мультфильмнар карау белән тәмамланды.