10 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназиянең 1а сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Акыллы балаларга -хикмәтле китаплар» дип исемләнгән экскурсия - танышу үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.