15 ноябрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Сардекбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Гарифуллина Рәмзия татар балалар язучысы Ш. Галиевның тууына 95 ел тулуга багышланган «Шаян шигырьләр остасы» дигән әдәби сәгать үткәрде. Ул балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар гыйбрәтле һәм кызыклы шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Чара китапларга күзәтү, Ш. Галиев шигырьләре буенча видеофильм карау белән тәмамланды.