Әнгәмә: “Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел”

2023 елның 17 ноябре, җомга

17 нче ноябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубының чираттагы утырышы булды. Әлеге  утырыш җырчы Рәшит Ваһаповның  тууына 115 ел тулуга багышланды. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы Рәшит Ваһаповның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Бөек җырчы турында видеоязма һәм электрон презентация күрсәтелде. Шулай ук  Р.Ваһапов башкаруындагы моңлы җырларның аудиоязмаларын тыңладылар. Җырчыны  күреп белгәннәр аның турында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International