22 ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х.,Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара мәдрәсәсенең “Мөслимәләр” төркеме өчен әниләр көненә багышланган “Әниемнең җылы кочагы “ дигән әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче әлеге матур бәйрәм белән барлык әниләрне котлады,изге теләкләрен юллады һәм бәйрәмнен тарихы, әһәмияте турында әйтеп үтте. Килгән кунаклар “Ягымлы әниләр”,”Зирәк әниләр”төркемнәренә бүленеп төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Ахырда дуслык җиңде. Якташ шагыйрә Розалия Яппарова әниләргә багышлап язган шигырьләрен укыды, шулай ук Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиевның шигырьләре яңгырады. Чарага килүчеләр үзләренең әниләре турында истәлекләре белән уртаклашты. Кичә “Йомшак күңелле фәрештәләр ” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.