Әдәби сәгать “Әнием сүзләре!”

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

23 ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен әниләр көненә багышланган “Әнием сүзләре” дигән әдәби сәгать үткәрде.Чара барышында китапханәче кадерле әниләрне бәйрәм белән котлап матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, әниләрнең гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан роле турында әйтеп үтте. Килгән кунаклар шагыйрь, язучы-прозаик Ф.Яруллин, халык шагыйре Р.Миңнуллин, язучы Р.Вәлиев, шагыйрә С.Әхмәтҗанова, якташ шагыйрә К.Галиуллина, Г.Галиеваларның әниләргә багышланган шигырьләрен тыңладылар.Барлык әниләр бергәләп “Әнкәй”, “Әниемнең җылы кочагы” җырларын җырладылар, әниләре белән бәйле истәлекләрне искә алып үттеләр. Әлеге матур бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International