1 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., 3 нче мәктәпнең 8 “б” сыйныф укучылары өчен “Гримсыз СПИД” дип исемләнгән белем бирү әңгәмәсе үткәрелде. Яшүсмерләр, Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтләренә җәлеп итү өчен барлыкка килүе турында белделәр.