Тематик кичә “Түземнәр генә бәхеткә лаек”

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

    4 декабь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. социаль ярдәм  үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен  “Түземнәр генә бәхеткә лаек”дигән тематик кичә үткәрде.Чара барышында китапханәче шагыйрь, язучы, прозаик, драматург Фәнис Яруллин, якташыбыз шагыйрь Рәниф Шәриповның тормышы һәм иҗаты бедән таныштырып үтте. Биредә дәваланучы Закирова Миннегөл, Шайхинурова Миннеямал ханымнар шагыйрь             Р.Шәриповның туган якка багышланган шигырьләрен укыдылар. Ял итүчеләр бергәләп Ф.Яруллин сүзләренә язылган “Иң гүзәл кеше икәнсез ” җырын  җырладылар.Әлеге чара инвалидлар ункөнлегенә багышланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International