Казанга экскурсия

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бөек моң иясе Рәшит ВаҺаповның тууына 115 ел тулу һәм ”Сөембикә” җурналының беренче саны чыгуның  110 еллыгы уңаеннан 5 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., ”Сөембикә” клубы әгъзалары өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырды. “Сөембикә” клубы кунаклары өчен татар теле укытучысы Зөлфия Ильдар кызы Казанның  171нче мәктәбендә урнашкан Рәшит Ваһапов музена экскурсия үткәрде, җырчының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.Шушы мәктәптә белем алучы Гатауллина Камилә Р.Ваһапов репертуарындагы “Умырзая”җырын башкарды. “Сөембикә” клубы әгъзалары “Сөембикә” җурналы редакциясендә  дә булдылар.”Сөембикә” җурналы хезмәткәрләре белән куңелле,җылы очрашу үтте.Аларны сәләмләп мәдәният йорты хезмәткәре Юнусова Әлфинур “Моңлану”җырын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International