11 декабрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, бөек кыргыз язучысы, дөнья әдәбияты классигы Чыңгыз Айтматовның иҗатына багышланган “Чыңгыз Айтматов дөньясы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр якташыбыз, шагыйрь Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Моратның «Хөрмәтле Чыңгыз әкә ядкаре» дигән шигырен тыңлап үттеләр. Биредә дәваланучы Кадирова Гатифә үзе укыган “Анам кыры” әсәре турында фикерләр әйтеп үтте. Әлеге чара ахырында китапханәче язучы Чыңгыз Айтматов иҗаты турында “Татарстан”, “Мәйдан”, “Безнең мирас” җурналы битләрендә басылып чыккан мәкаләләргә күзәтү ясады.